Винни-Пух һәм башкалар (6+)

25 гыйнварда 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Винни-Пух һәм башкалар» дигән исем астында чара уздырды. Уен программасы язучы Алан Милнның тууына 140 ел тулуга багышланды. Балалар авторның кыскача биографиясе турында сөйләгәнне тыңлады, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация карады. Язучының гаилә архивы фотолары һәм «Винни-Пух»ның тәүге һәм аннан соң басылып чыккан, бүгенге көндәге басмаларындагы иллюстрацияләр балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. 
Чараның уен өлешендә әсәрнең текстын белү буенча викторина үткәрелде һәм аның мотивлары буенча төшерелгән мультфильмны карадылар. Яшь китап сөючеләрне әсәрнең тексты белән якыннанрак таныштыру өчен, китапханә хезмәткәрләре әкиятнең бер бүлеге буенча аудиоспектакль тәкъдим итте. Очрашу Винни-Пух кушаматлы аю һәм аның дуслары маҗаралары 100 ел элек ничек актуаль булган булса, хәзерге заман балаларында да зур кызыксыну уятуын күрсәтте. 
Балалар А. Милнның «Винни-Пух» әсәренең төрле телләргә тәрҗемәсендә (Б. Заходер һәм С.Максимишин) «Когда-то давным-давно», «Я был однажды в доме» китаплары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.

 

Поделиться: